Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 1 сентябрьдән спорт объектлары эше яңадан башлана

Аларның эшчәнлеге барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп башкарылачак.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында кертелгән чикләүләрнең бетерелүе спорт объектларын ачарга мөмкинлек бирә. Безнең районда спорт мәктәпләре эшен торгызу 1 сентябрьгә планлаштырылган. Сүз уңаеннан, бездә 4 спорт мәктәбе эшли, аларда 22 спорт төре буенча 2 меңнән артык укучы шөгыльләнә. Алар белән 68 тренер эшли. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Марс Сафин билгеләп үткәнчә, быел тренерлар сафларын тагын биш кеше тулыландыра (ирекле көрәш, дзюдо, бокс, билбау көрәше, өстәл теннисы буенча остазлар). 
Сүз уңаеннан, 23 августта Үзәк стадионда 2006 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТРсы Беренчелегенең беренче уены узды инде. Әлбәттә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләре һәм рекомендацияләре үтәлде, трибуналарда тамашачылар да юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев