Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 10 кеше ВИЧтан үлгән

2016 ел өчен шундый саннарны ВИЧ-инфекция һәм җенси юл белән тарала торган инфекцияләр белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр иттеләр.

Статистик шуны күрсәтә: 2014 елда бу авырудан 7 кеше, 2015 елда - 9 кеше үлгән. Гомумән, ВИЧтан үлүчеләр саны 16,8 процент тәшкил итә - эпидемиологлар әйтүенчә, бу югары күрсәткеч.

Исәптә барлыгы 164 кеше тора. Үткән елда яңадан 14 очрак ачыкланган. 64 процент очракта авыру җенси юл белән күчкән, наркотиклар кулланучылар арасында авыручылар ике тапкыр кимрәк.

Медиклар искәртүенчә, бу инфекцияне йоктыручыларның күпчелеге 30-39 яшьләрдә, 20-29 яшьлекләр арасында ВИЧ йоктыручыларның артуы сагайта. Өлкән яшьтәгеләр арасында һәм авыл җирләрендә дә ВИЧ-инфекция очраклары күзәтелә. Белгечләр һәр эпидемиягә билгеле бер цикллык хас, диләр. Миал өчен, ВИЧ артуы һәр дүрт елда килеп чыга. 2017 ел - авыручылар саны арту фаразланган ел. Авыру очракларының 78,6 проценты медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә ачыкланган. Шунысын әйтергә кирәк, үзәк район хастаханәсенең тире-венерология диспансерында ВИЧка аноним тикшерү үтәргә мөмкин, аның нәтиҗәсе 5 көннән соң беленә. Үткән елда 8 кеше шундый тикшерү узган. Алабугада былтыр ВИЧ йогышлы 4 хатын-кызның бала тапканы теркәлгән, шундый анадан туган 1 бала Казаннан килгән. Баланың үз әнисе аннан баш тарткан, алабугалы гаилә исә, әнисенең диагнозын белә торып, тәрбиягә алган.

Медиклар әйтүенә караганда, Европада бу инфекцияне йөгәнләгәннәр инде, әмма безнең илдә ул әлегә җәелә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев