Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 9, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 5, 70тән 80 яшькә кадәр — 7, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.

Казанда — 22, Чаллыда — 7, Әлмәт һәм Менделеевск районнарында — 3шәр, Актаныш, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында — 2шәр, Кайбыч һәм Тәтештә берешәр кеше йоктырган.


15 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 733 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 354 кеше савыккан, узган тәүлектә — 11 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 103 815 кешегә прививка ясалган. 

Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев