Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "2013 елның Ел укытучысы"н билгеләделәр

Әлеге мактаулы исемгә 3 нче мәктәпнең физика укытучысы Максим Ермаков лаек булды.

Шәһәр мәдәният сараенда "Танылу 2013" муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. "Ел укытучысы-2013", "Ел тәрбиячесе-2013", "Өстәмә белем бирү педагогы-2013" конкурсларында җиңүчеләр әлеге чарада үз бүләкләрен алды. Катнашучыларны Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде. Мәгариф системасында берьюлы өч бәйгегә нәтиҗә ясау - безнең педагогларның бердәмлеген раслаучы тагын бер яхшы традиция, дип билгеләп үтте ул. Бу көнне барлыгы 21 педагог үзләренең бүләкләрен алды. Алабуга районы педагогларының "Танылу 2013" бәйгесе җиңүчесе итеп 3 нче урта мәктәпнең яшь физика укытучысы Максим Ермаков танылды. Ул җиңүче дипломы һәм 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Хәзер Максим Ермаков Алабуга районы данын республика бәйгесендә яклаячак. Яшь физик призерлар исемлегенә кергән очракта, район башлыгы аңа шул ук суммага тагын бер сертификат бүләк итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев