Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2020 елга капиталь ремонт программасы 50 процентка үтәлгән

Быел планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе 168 миллион 540 мең сум тәшкил итә.

Мондый мәгълүматларны шәһәрнең ТКХ һәм Төзелеш департаментында бирделәр. Департамент директорының беренче урынбасары Рөстәм Шакиров билгеләп үткәнчә, быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау проектына 18 күпкатлы йорт кергән. Һәр йортта — үз эш төрләре. Нигездә бу — фасадны җылыту һәм ремонтлау, түбәләрне һәм инженерлык челтәрләрен яңарту. Әлеге челтәрләргә салкын, кайнар су белән тәэмин итү, канализация челтәрләре керә, ди Рөстәм Шакиров.
«Ике күпфатирлы йортта лифт җиһазларын ремонтлау эшләре бара. Бу — Пролетар урамындагы 52нче санлы һәм Мәрҗани урамындагы 2нче санлы йортлар. Ә менә шәһәрнең төп урамында, Нефтьчеләр проспектында быел безнең программага 6 йорт керде. Болар — 21, 23, 25, 27, 29 һәм 31нче йортлар. Анда фасад эшләре һәм газ белән тәэмин итү системасын ремонтлау каралган. Ә менә Тойма урамындагы 18нче йортта фасадны ремонтлау музей-ядкарьлек рөхсәтеннән чыгып башкарыла. Бу — тарихи өлеш, йорт мәдәни мирас объекты булып тора. Фасадны төзекләндерүдән тыш, анда түбә һәм электр белән тәэмин итү системасы төзекләндерелә».
Билгеләп үтик, планлаштырылган эшләрнең 50 проценттан артыгы үтәлгән. Капиталь ремонт программасын тәмамлау срогы — 2020 елның сентябре.
Тулаем алганда, без график буенча барабыз, дип билгеләп үтте Рөстәм Рәсим улы. Әмма программага кергән кайбер йортларда графиктан бераз калышу барлыгын әңгәмәдәшебез таныды.
«Майда яңгырлар бик күп яуды, июньдә исә һава торышы яхшырды. Хәзер ул төзелеш эшләре өчен яхшырак туры килә. Шуңа күрә кайбер объектларда булган графиктан калышуны якын арада куып җитәчәкбез».
ТКХ һәм Төзелеш департаменты мәгълүматларына караганда, быел планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе 168 миллион 540 мең сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, быел, Алабуганың күпфатирлы йортларыннан тыш, йортларны капиталь ремонтлау программасына райондагы бер күпкатлы йорт та кергән. 2020 елда Поспелово авыл җирлегендә Лесная урамында урнашкан 3нче йортның тышкы күренеше тулысынча үзгәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев