Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 3 меңнән артык «сугыш чоры балалары» азык-төлек җыелмалары алды

Алабугада «Игелекле китерү» мохтаҗларга азык-төлек тапшыруның чираттагы этабы узды. Билгеләп үтик, Алабуга районы — район җитәкчесе инициативасы белән мондый акция тормышка ашырыла башлаган беренче район.

Алабугада «Игелекле китерү» акциясе кысаларында мохтаҗларга азык-төлек тапшыруның чираттагы этабы узды. Җирле бюджет хисабына 3 меңнән артык азык-төлек җыелмасы сатып алынды. Мәгариф һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре көче белән "сугыш чоры балалары«на кирәкле азык-төлек җыелмалары кабат китерелде.
Гадәттәгечә, җыелмада иң кирәкле азык-төлек продуктлары — ярмалар, макарон, көнбагыш мае, прәннек һәм чәйләр бар.
Искәртеп узабыз, элегрәк, апрель һәм май айларында, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ялгыз яшәүче кешеләргә, күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылган иде. Дүрт инвалид һәм Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ике блокадачы азык-төлек җыелмалары гына түгел, бишәр мең сум акча да алды. Акчалата түләүләр җирле бюджеттан бирелде.
Волонтерлар көче белән шулай ук «Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләргә, сугыш елларында 6 айдан да ким булмаган хезмәт стажы булган гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, Венгриядә һәм Кореядагы сугыш вакыйгаларында катнашучыларга, шулай ук әлеге сугышта катнашучыларның тол хатыннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Шулай ук «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясен тормышка ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча башланган иде. Алабуга районында әлеге акция кысаларында 1378 кеше җыелма ала. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина сүзләренә караганда, акциянең өченче һәм дүртенче этаплары июнь ахырына кадәр төгәлләнәчәк.
АМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев