Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 37 машина йөртүче хокук бозуда тотылган 

Ике шоферның үзе янында машина йөртү таныклыгы булмаган.

Алабуга районында узган «Автобус» операциясе барышында бүген 37 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, ике шоферның үзе янында машина йөртү таныклыгы булмаган. Хокук бозулар арасында шулай ук ОСАГО полислары булмау, пыялаларны тонировкалау, автобусларны һәм җиңел автомобильне техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары да бар. Шулай ук 12 кагыйдә бозу транспорт чараларының техник җитешсезлекләре белән бәйле. Иминлек каешларын эләктермәгән өчен тотылучылар да бар. 

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды һәм машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев