Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 4 меңгә якын балага гриппка каршы прививка ясалган

ОРЗ белән авыручылар саны Алабугада 20 процентка арткан.

Соңгы көннәрдә Алабуга шәһәрендә һәм районда грипп һәм кискен респираторлы вируслы авырулар белән чирләп китүчеләр дәрәҗәсе үсүе күзәтелә башлады. Ул чама белән 20% тирәсе тәшкил итә. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге сүзләренчә, хәзергә авыру дәрәҗәсе кизү бусагасына җитмәде әле. Ул гыйнварның өченче ункөнлегендә булыр дип көтелә.

Медиклар якындагы арада грипптан прививка ясату зарурлыгы турында искә төшерәләр. Моны 3700гә якын балага ясадылар инде: грипптан балалар вакцинасы «Гриполл +» инде шифаханәгә кайтты. Якындагы вакыт эчендә җирле хастаханәләргә өлкәннәр өчен дә вакцина кайтып җитәргә тиеш. "Якындагы көннәрдә прививка ясый башлыйбыз. Иммунитетлары йомшарган, хроник авырулар белән җәфа чигүчеләргә, алкоголь кулланучы, тәмәке тартучы кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга прививка ясалырга тиеш",- диде Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марина Мелихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев