Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 7 яшьлек кыз автомобиль көпчәкләре астына эләккән

Медиклар балигъ булмаган баланың балтыр сөяге сынуын ачыклаган.

Кичә кич Алабугада юл-транспорт һәлакәте булды. Автомобильчеләр урамындагы 2нче йорт ишегалдында Lada 2113 автомобиле йөртүчесе 7 яшьлек кызны бәрдергән. Бала туктаган автомобильләр арасыннан йөгереп чыга. Медиклар балигъ булмаган баланың балтыр сөяге сынуын ачыклаган. Ул Үзәк район хастаханәсенә госпитализацияләнгән.

«Хөрмәтле ата-аналар! Балаларны караучысыз калдырмагыз һәм игътибарлы булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез», — дип хәбәр итәләр Алабуга районы ЮХИДИ бүлегендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев