Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.

Шәһәр мәдәният йортының зур залында алабугалылар җыелды, алар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары бәйрәм программасы әзерләгән иде.
Биредә катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады.
Суворов хәрби училищесы курсантлары алабугалыларга язгы чәчәкләр — лаләләр бүләк иттеләр.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Олег Колпаков та чыгыш ясады. Шулай ук ул Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева белән дуэт та башкарды.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкурова һәм шәһәр мәдәният йорты директоры Елена Морозова үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев