Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 8 яшьлек кызны көчләгәннәр

Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 8 яшьлек кызны бүген шәһәрдәге чокырларның берсендә тапканнар. Әлеге фактны тикшерү органнары да раслый.

Алабуга эчке эшләр бүлегендә хәбәр итүләренчә, кыз иртәнге сәгать 7дә мәктәпкә киткән. Кызны мәктәпкә бара торган сукмактан ерак түгел урында көндезге сәгать унберләр тирәсендә ике егет таба һәм аны мәктәп медпунктына алып килә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Шептицкий.

Хәзерге вакытта кыз Алабуга үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә. Аны анда аңсыз хәлдә, сексуаль характердагы көч куллану билгеләре белән китерәләр. Аның хәле турында әлегә берни дә хәбәр ителми.

Кызның хәлен район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Тикшерү комитеты җитәкчелеге хастаханәгә килеп белеште.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чаллы шәһәрендәге ситуацияне кабатламау йөзеннән (ул вакытта җинаятьче югалган кызны эзләү чараларының барышы турында социаль челтәрләрдән укып белгән) төгәлрәк мәгълүмат әлегә хәбәр ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев