Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына йөгерү ярышлары узачак

Быел эстафета 51 нче тапкыр үткәрелә.

5 майда Алабугада традицион рәвештә район газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Узган ел ул пандемия аркасында үткәрелми калган иде. 

Алабугалылар Үзәк стадионда йөгерүдә көч сынашачак. Катнашучыларны теркәү 13.30 дан 14.25 кә кадәр узачак. Йөгереш 15.00 сәгатьтә башлана. 

Быел эстафета 51 нче тапкыр оештырыла. Эстафетада гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, Алабуга районының җитештерү коллективлары катнашачак. 

Җиңүчеләр күчмә кубок, диплом һәм татлы призлар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев