Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына йөгереш узачак

Йөгереш бүген, 5 майда, 14.30да Үзәк стадионда оештырыла.

Бүген сәгать 14.30да «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Йөгереш Үзәк стадионда үткәрелә һәм, элеккегечә, Татарстан Республикасы матбугат көненә һәм Җиңүнең 76 еллыгына багышлана.

Гадәттәгечә, катнашучылар дүрт төркемгә бүленәчәк — бу мәктәпкәчә яшьтә булган спортчылар, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук предприятие һәм оешма хезмәткәрләре. 

50 елдан артык вакыт эчендә җиңел атлетика йөгерешендә берничә мең кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев