Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга Парнасы» дип аталган VII региональ иҗади конференция узды

Чара Мәгариф идарәсе ярдәме белән һәм КФУның Алабуга институты хезмәттәшлегендә, 9нчы урта мәктәптә үтте.

21 апрельдә шәһәребездә «Алабуга Парнасы» дип аталган VII региональ иҗади конференция узды.
Ул Мәгариф идарәсе ярдәме белән һәм КФУның Алабуга институты хезмәттәшлегендә, 9нчы урта мәктәптә үтте. Анда Татарстандагы гомуми белем бирү учреждениеләреннән 1-11 сыйныф укучылары һәм мөгаллимнәр катнашты. Яшь буынның иҗади эшчәнлеген үстерү, аларга аралашу шартлары булдыру, җәмәгатьчелекнең, мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре һәм идарәчеләрнең игътибарын талантлы балаларга ярдәм итү проблемаларына юнәлтү максатында, бу чара бик әһәмиятле. Әлеге конференция 2 этапта узды. Шул рәвешле, читтән торып оештырылганында яхшы бәя алуга ирешкән эшләр белән укучылар бу атнада чыгыш ясады. 
Конференциядә чәчмә һәм шигъри әсәрләрне татар һәм рус телләрендә, башка туган телдә һәм чит телдә сөйләргә, җырларга, төрле фәннәр өлкәсенә караган иҗади, декоратив-кулланма эшләр, тәрҗемә һәм башкаларны тәкъдим итәргә мөмкин иде. Мөгаллимнәр иҗади проектлары белән чыгыш ясап, укучыларның сәләтен үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.
«Татар телендә шигърият» бүлегендә без 6-11 сыйныф укучыларының үзләре язган шигъри әсәрләрен тыңладык. Каләм тибрәтүчеләр нинди темаларны якын итә икән, дигән сорау бирдем мин үземә. Быел бу бүлектә катнашучыларның 41 проценты табигать фасылларын сурәтләгән. Туган якка сокланучылар авыл, чишмәләр, Алабуганың матурлыгы турында сөйли (30 процентка якыны). Гаиләләренә багышлап иҗат итүчеләр 18 процент тәшкил итте. Һәм, билгеле инде, Тукай. Бөек шагыйребезнең туган көне якынлашып килгәндә, аңа мөрәҗәгать итми калып буламы? Яңгыраган шигырьләрнең 11 проценты — шуңа дәлил.
Беренче чыгыш ясаучыдан башлап, ахырга кадәр аерым бер дөньяга килеп эләккәндәй тойдым үземне, балаларның дулкынлануы миңа да күчте бугай. Сәнгатьле сөйләүләре бигрәк тә күңелгә ятты. Жюри өчен катлаулы бурыч булса да, куелган бәяләр үзләре үк әйтеп тора: Басыйр Гайнанов (Морт мәктәбе) һәм Ләйлә Галимова (3нче мәктәп) — беренче урында. Иҗади эшләргә куелган таләпләр буенча 1нче гимназиядән Алинә Шәйдуллина һәм Алия Әсхәбиева, 8нче мәктәптән Вильдан Сергеев 2нче урынны яуладылар. Алия Фәйзрахманова (9нчы мәктәп), Альбина Рәимова (1нче гимназия), Аделина Окуневаларның (10нчы мәктәп) эше 3нче урынга лаек дип табылды.
Сүз дә юк, алар барысы да иң алдынгы урыннар алырлык, тырышлар. Бу укучыларыбызның барысына да уңышлар телибез! Сүз сәнгатенә юлны, бәлки, аларның бөтенесе дә сайламас, әмма телебезне саклап, яратып, киләчәккә тапшыруда без аларга ышанып калабыз. Шунысы да сөендерә, бу балалар арасында "Алабуга нуры"на үз иҗат җимешләрен биреп баручылар да бар. Конференциянең икенче этабында яңгыраган татарча шигырьләр газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев