Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәр Советы һәм Алабуга районы Советы сессияләре онлайн форматта узды

Анда депутатлар «зум» режимында катнашты.

Муниципалитетлар бюджетлары өстендә эш алып барыла. Сессияләрдә халык алдында тыңлаулар датасы итеп 26 ноябрь билгеләнде, аларда 2021 һәм 2022, 2023 елларның план чорына бюджетлар буенча карарлар проектлары каралачак.
Шулай ук депутатлар территориаль сайлау комиссияләре составына кандидатураларны карады. Шәһәр сессиясендә «Алабуга шәһәре» муниципаль берәмлегеннән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XV съездына делегат-вәкил сайланды. Ул — шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алена Миннебаева.

АМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев