Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабугада җәйге кичләр» уникаль музыкаль фестиваленең икенче көне узачак

Бүгенге концертның төп темасы «Шишкин буаларында Карнавал» дип атала.

Бүген Алабугада open air форматында «Алабугада җәйге кичәләр» дигән музыкаль фестивальнең икенче көне узачак.

Һәр көн өчен үз тематикасы билгеләнгән. Бүгенге концертның төп темасы «Шишкин буаларында Карнавал» дип атала. Концерт 18.30 сәгатьтә «Яшьләр» стадионында башлана.

Сәхнәдә Совет һәм Россия театр һәм кино актеры, телевидениедә тапшырулар алып баручы, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры , халыкара конкурслар лауреаты Юрий Мартынов, фортепиано, клавесин, орган, Мәскәүнең «Мадригал» филармониясе солистлары ансамбле, Crystal trio, пианист, джаз импровизаторы, халыкара конкурслар лауреаты Олег Аккуратов, трио HORIZONS, халыкара конкурслар лауреаты Андрей Ван Бракель, Халыкара конкурслар лауреаты Александр Рублев, халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Бонюшкина, Халыкара конкурслар лауреаты Мария Березовская, Игорь Лерман Камера оркестры чыгыш ясаячак. 

Шулай ук бүген концерт кысаларында «Кентавр» ат-спорт мәктәбенең күрсәтмә чыгышы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев