Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ата-аналар мәктәп укучыларының туклануын онлайн режимда контрольдә тота ала

Алабуга укучыларының туклану системасында үзгәрешләр 1 гыйнвардан башланды. Безнең районда аны оештыру белән "АБК-Пеймент" ("Бәхетле" компаниясе партнерларының берсе) шөгыльләнә.

Әти-әниләр өчен Инстаграм социаль челтәрендә махсус Алабуга мәктәбендә ашыйбыздигән аккаунт булдырылды.

Биредә бөтен актуаль мәгълүматны табарга була. Әти-әниләр кече һәм югары сыйныфлар өчен 2 атналык менюны күрә ала.

Ә тиздән анкеталаштыру үткәреләчәк. Сүз уңаеннан, ата-аналар комментарийларда сораулар бирә башлады инде.

Өлкән укучылар 43 сумга, ә кечкенәләр 41 сумга ашый.

Укучыларны тукландыруны контрольдә тоту катгыйланды. Хәзер ризыкны Роспотребнадзор һәм мәктәп медиклары гына түгел, теләсә кайсы вакытта мәктәпләргә килеп, ризыкларның составын, теге яки бу продуктның күплеген, аны әзерләү сыйфатын тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев