Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада август аенда 19 мәктәп яны лагере ачылыр дип көтелә

Татарстанда 1024 мәктәп яны лагерен ачу планлаштырыла.

Татарстанда мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьларын августта ачарга планлаштыралар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр иткән.

Алабуга районы Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, августта 19 мәктәп яны лагере, 11 хезмәт һәм ял лагере, шулай ук 1 сәләтле балалар лагере ачылачак.

Татарстанның мәктәп яны лагерьларында 69 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Шул исәптән 12 мең яшүсмер хезмәт һәм ял лагерьларына барырга җыена. Татарстанда барлыгы 1024 мәктәп яны лагере ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев