Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Беренче көзге ярминкә 13 сентябрьдә үтәчәк.

Ял көннәрендә үтә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре Алабугада берничә ел рәттән оештырыла. Бу көздә алар 13 сентябрьдә башланачак. Алабугалылар сайлау участогында тавыш биргәннән соң авыл хуҗалыгы товарларын сатып ала алачак. Биредә крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм җирле җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәләр 19 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр һәр шимбә саен 9дан 16 сәгатькә кадәр өч төп мәйданда үткәрелә:

- Тынычлык проспекты, 43 нче йорт (11нче кибет яны);

- Максим Горький урамы, 107 нче йорт (Иске базар яны);

- Мәрҗани урамы, 30а йорты ("Березка" сәүдә үзәге яны).

Иске базар янындагы ярминкәдә бодай, печән, салам һәм тирес сатып алырга мөмкин. Ә 11 нче кибет һәм "Березка" сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы продукциясе, ит һәм көндәлек товар белән сату итәчәкләр.

Мәрьям ТАИШЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев