Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бала тудыру йорты ябылмый

Социаль челтәрләрдә шәһәрдә балалар тудыру йортының ябылу мәсьәләсе буенча кайнар фикер алышулар бара.

Рәсми аңлатма алу өчен, без Үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала тудыруга булышу буенча урынбасары Гөлнара Солтановага мөрәҗәгать иттек.

- Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Алабуга бала тудыру йорты гадәттәге тәртиптә эшли. Рәсми җавапны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гына бирә ала. Аннан безнең роддомның ябылуы турында хәбәр булмады, шуңа күрә булачак әниләргә бу уңайдан борчылырлык урын юк, - диде Гөлнара Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев