Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар бакчасы өчен түләүләр якынча 12 процентка арта

2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве якынча 280 сумга артачак.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бүген балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен (ә бу уртача 8 мең сум яки 70 проценты) дәүләт үз өстенә ала. Ә ата-аналар түләве гомум бәянең 27 процентын гына тәшкил итә.

"Әгәр бүген балалар бакчасында өч яшьтән олырак баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар түләве 2283 сум тәшкил итсә, киләсе елның гыйнварыннан 2563 сум булачак", - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев