Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар сәламәтләндерү лагерьларын тикшерделәр

Тикшерүне күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре үткәрә.

Алабуга буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларына профилактик тикшерүләр үткәрә. Төп игътибар хезмәт күрсәтүче персоналның белеменә, янгын килеп чыкканда һәм балаларны эвакуацияләгәндә гамәлләргә, лагерьның һәм аның янәшәсендәге территориянең коры үләннән чистартылуына, шәхси саклану чаралары булуга, беренчел янгын сүндерү чаралары булуга бирелә.

Янгынга каршы су белән тәэмин итүнең төзеклеге тикшерелә. Чаралар барышында балалар һәм вожатыйлар белән янгын куркынычсызлыгын профилактикалауга, штаттан тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев