Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада барлык мәктәпләрне махсус видеокүзәтү системасы белән җиһазларга җыеналар

Бала мәктәпкә килмәгән очракта, система үзеннән-үзе ата-анага SMS хәбәр сала. Мондый җайланма шәһәрнең 4 мәктәбенә куелган инде.

Аны калган 7 мәктәпкә урнаштыру шәһәр бюджетына 2 миллион 250 мең сумга төшәчәк. "Урнаштыру чыгымнарын шәһәр күтәрә, әмма SMS хәбәр өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк. Бу хезмәт айга 50 сум тора", - ди шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов. Алабугада күптән түгел булган куркыныч җинаятьтән зыян күргән кыз укыган 4 нче гимназиядә дә әлеге система урнаштырылган булган. Әмма балаларның әти-әниләре хәбәр җибәреп тору хезмәтеннән баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев