Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «BASHNYA» IV Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясе узачак

Лабораториядә студентлар, аспирантлар, чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша.

1-10 августта Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге «Туган йорт җылысы» темасына яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясен үткәрәчәк. 

Лабораториядә студентлар, аспирантлар, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә. 15 яшь рәссам рәсемнәр иҗат итәчәк, кайнар эмаль һәм конгрев техникасы буенча мастер-классларда катнашачак, коллектив арт-объект булдырачак, Алабуга һәм ТР башкаласы музейларында булачак.

Катнашучылар эшләреннән торган күргәзмә — лабораториянең нәтиҗәсе булачак. 

Ачылу тантанасы хәзерге заман этносәнгате музеенда 9 августка планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев