Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада БДИ буенча 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр

Бу шәһәрнең төрле мәктәпләреннән биш укучы.

Кичә «эшлекле сишәмбе» киңәшмәсендә БДИ буенча 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр. Бу шәһәрнең төрле мәктәпләреннән биш укучы. Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.
Цифрлы техника кибетләренең берсенә 15 мең сумлык сертификат түбәндәге укучыларга тапшырылды:
Баһаветдинова Снежана 8нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, әдәбияттан 100 балл җыйган.
Масляникова Дарья 6нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теле буенча югары балл җыйган.
Буганова Виктория, 4нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.
Хәкимуллина Азалия, 9нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.
Калмыкова Валерия 10нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, химия буенча 100 балл җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев