Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер көндә ике янгын

Әлеге янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

29 июньдә «Бораулаучы» җәмгыятендәге бакча йортында көндез янгын чыккан. Ерактан ук кара төтен күренүгә, хәбәрчебезнең шуннан үтеп баруы булган, һәм ул эшнең нидәлеген ачыкларга ниятләгән. Бакчачылык ширкәтенә килеп кергәч, андагы йортларның берсе янында борчулы хатын-кыз каршылый. Ул үзен Нэлли Ивановна дип таныштыра. Аның бакчасы белән янәшә торган ташландык йорт яна икән.
— Бу йортта еш кына ниндидер кешеләр җыела иде, спиртлы эчемлекләр эчүләре дә ихтимал. Төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәнем булды. Менә бу хәл килеп чыкканчыга кадәр, беркем берни хәл итмәде. Бакчага күптән түгел генә килдем, ут күрүгә, шунда ук янгынчыларны чакырттым. Барасы да түгел идем, кызу бит, утырткан үсентеләргә су сибәргә кирәк. Сизеп торган кебек, — дип сөйли Нэлли Катаева.
Урынга чыккан 75нче янгыннардан коткару бүлеге янгынчылары ялкынны сүндергән. Корылма бөтенләй янып беткән. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 35 квадрат метр мәйданлы сарай янган. Башта әйтелгән сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.
Шул ук көнне кич белән, сәгать уннар тирәсендә, социаль челтәрдәге төркемгә язылучылар Мәскәү урамында янгын турында хәбәр бирде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә әйтүләренә караганда, анда да сарайларга ут капкан, 80 квадрат метр мәйданлы корылмалар янган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Әлеге янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев