Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер предприятие прокуратураның катнашыннан соң хезмәт хакын түләгән

Алабуга шәһәр прокуратурасы шәһәрнең бер оешмасында хезмәт законнары үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында 10 мартка анда 10 кешенең эшләве ачыкланган. Шул ук вакытта 2020 елның декабреннән 2021 елның февраленә кадәр анда хезмәт хакы вакытында һәм тулы күләмдә түләнми. 2020 елның декабреннән 2021 елның 10 мартына кадәр хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 483 мең сумнан артып китә, бу исә Хезмәт кодексының 136 маддәсен бозу булып тора.
Алабуга шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Зүрия Мадюкова билгеләп үткәнчә, хезмәт законнарын бозу очраклары буенча шәһәр прокуратурасы җәмгыять җитәкчесе адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә биргән, шулай ук директорга карата РФ Административ кодексындагы 5.27 маддәнең 6 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, хезмәткәрләргә эш хакы буенча бурыч тулысынча түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев