Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Беренче Бөтендөнья сугышы солдатлары истәлегенә һәйкәл ачылды

Аны тантаналы ачу чарасы Беренче Бөтендөнья сугышы башланганга 100 еллык уңаеннан үткәрелде.

Петропавловск зиратында1925 елда Алабугага эләккән австро-венгрияле 140 әсир күмелгән каберлекләр комплексы яңадан торгызылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов, Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Австриядән 14 кешелек делегация катнашты. "Черный крест" иптәшлек берләшмәсе башлыгы Иосеф Хоенвартер, берләшмә хезмәткәре Франц Ноймайер, Гредиг шәһәренең хәрби зират җитәкчесе, "Райнермюзик" оркестры һәм Австрия музейлары вәкилләре тантананың мактаулы кунаклары булдылар.

Йола буенча, һәйкәл алдына чәчәкләр куелды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында биредә күмелгән немец һәм япон әсирләрен искә алдылар.

Шуннан соң чит ил кунакларына Шишкин буалары тирәсенә җәелгән Сабантуйны карарга һәм "Түбән Кама" милли паркының табигый һәйкәлләре белән танышырга тәкъдим иттеләр.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев