Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче сыйныфка баручы укучыларны котладылар 

Бүген шәһәр мәдәният сараенда балаларга портфельләр тапшырылды.

Беренче сыйныфка баручы укучыларга портфельләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина тапшырды. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында узды. 

Республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 2007 елда старт алды. 

Юрий Аляшев беренче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын сәламләде һәм мәктәптә бары тик яхшы билгеләр теләде. 

Бу көнне беренче сыйныфка баручы 77 укучыга портфель тапшырылды. 

Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүген республикада җиде яңа мәктәпне куллануга тапшыру турында документларга кул куелган. Аларда җиде мең укучы белем алачак. 

— Без Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән республика программасы буенча 200 мәктәп һәм балалар бакчасын ремонтладык, — дип өстәде Юрий Аляшев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев