Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренчеләрдән булып РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен Зөлфия Сөнгатуллина тавыш бирде

Кичә РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү башланды. Алабугалылар өчен шәһәрдә 39, авыл җирлекләрендә 23 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.

РФ Конституциясендәге төзәтмәләргә карата үз фикерен кичә беренчеләрдән булып район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина белдерде. Ул 6нчы мәктәптә урнашкан 1390нчы участокта тавыш бирде. Тавыш бирү бүлмәсенә керер алдыннан Зөлфия Хафизовнаның, башкаларның кебек үк, тән температурасын тикшерделәр, аннары ул кулларын дезинфекцияләде һәм шуннан соң гына сайлау комиссиясе әгъзасыннан бюллетень алырга килә алды.
− Мин үз карарымны кабул иттем. Конституциягә төзәтмәләр әзерләү эше бик озак барды, аңа белгечләр һәм җәмәгатьчелек җәлеп ителде. Сайлау участогына килгән һәр кешене билгеле бер өлкәдәге үзгәрешләр борчый. Минем өчен илнең бөтенлеге мөһим, ул куәтле, бүленмәс, оборонага сәләтле булсын. Бу көннәрдә Алабуга районы халкы актив рәвештә участокларга килер һәм үз тавышларын бирер дип өметләнәм, − диде ул.
Шулай ук кичә бу мәсьәлә буенча «Татнефть» ГАҖнең «Кама буе нефте» идарәсе башлыгы Андрей Лаптев үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бик мөһим. Алар илнең бөтенлеген саклап калырга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итә ала.
Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары сәгать 14.00дән сәгать 20.00гә кадәр эшли. Моннан тыш, 25 июньнән 30 июньгә кадәр 9 участокта мобиль тавыш бирү дә оештырыла. Сәгать 9.00дан сәгать 13.00гә кадәр махсус машиналар 1374, 1385, 1387, 1388, 1389, 1390, 1391, 1395, 1396 санлы участокларга караган ишегалларына киләчәк. Ял көннәре аларның эш вакыты үзгәрә — сәгать 8.00дән 11 сәгать 30 минутка кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев