Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Безнең ишегалды” масштаблы проектын тормышка ашыру башланды

Хәзер шәһәрнең берьюлы өч күпфатирлы йорты – Нефтьчеләр проспектындагы 21нче, 23нче һәм 25нче санлы йортлар ишегалларында эшләр “кайный”.

Алабугада “Безнең ишегалды” масштаблы проектын тормышка ашыру башланды.

Хәзер шәһәрнең берьюлы өч күпфатирлы йорты – Нефтьчеләр проспектындагы 21нче, 23нче һәм 25нче санлы йортлар ишегалларында эшләр “кайный”. 2020 елга планнарда – 60тан артык ишегалдын проектлау, дип хәбәр итәләр ТКХ һәм төзелеш департаментында. Шуларның 31ен быел ук проект схемалары буенча тәртипкә китерәчәкләр. Бу “икенче тормыш” алачак ишегалларының гомуми саныннан якынча биштән өч өлеше, – ди Департамент җитәкчесе Лилия Маликова.

Аның сүзләренә караганда, ишегалларында подъездлардан чыгу урыннарында тротуарлар салу, автомобильләр кую өчен урыннар төзү, юл полотносын яңарту, балалар мәйданчыкларыннан алып кече архитектура формаларына кадәр җәяүлеләр юлларын үткәрү һәм башкалар.

– “Яшел” зонаны саклау – өстенлекле бурыч. Шуңа күрә ишегалды эчендә үткәрелә торган эшләр кысаларында агачлар утырту да планлаштырылган. Шулай ук әлеге программа кысаларында кайбер ишегалларында урам утларын ремонтлау каралган.

Болар барысы да “ТР уңайлы мохит булдыру фонды” республика программасы ярдәмендә мөмкин булган. Барлык эшләр Татарстан казнасыннан финанслана.

Бүгенгә барлык подрядчылар диярлек билгеләнгән. Сүз уңаеннан, проект эшләре шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алып башкарылды, дип билгеләп үтте Лилия Маликова.

– Узган ел ахырында район җитәкчелегенең күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулары оештырылды. Асылда, планлаштырылган эшләр тәмамлангач, алабугалыларның үзләре күзлегеннән идеаль ишегаллары килеп чыгарга тиеш. Узган ел алар үз теләкләрен җиткерде, ә без, барысын да исәпкә алып, проектлаштырдык.

Шуңа күрә, башкарылган эшләрне кабул итү күпфатирлы йорт рәисләрен яки йорт комитетларын җәлеп итеп оештырылачак, дип өстәде Департамент җитәкчесе.

Эшләрне агымдагы елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев