Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Безнең ишегалды» масштаблы проектын тормышка ашыру дәвам итә

Быел 34 ишегалды төзекләндереләчәк.

Төзекләндерү өчен барлыгы 247 ишегалды билгеләнгән. Быел 34 ишегалдында төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак, 61 ишегалды территориясенең план-схемасы проектланган. Бу хакта шәһәр планеркасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев хәбәр итте.


Илфат Исмәгыйлев әйтүенчә, барлык 34 ишегалды буенча асфальт һәм яктырту эшләре каралган. Шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт элементлары урнаштырылачак, өлешчә яшелләндерү эшләре башкарылачак. Машина кую урыннарын булдыру күздә тотыла.


Төзекләндерү эшләрен бу елның 30 сентябренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.


2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев