Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Безнең ишегалды» президент проектын тормышка ашыру дәвам итә

Быел төзелеш-монтаж эшләре шәһәребезнең 34 ишегалдында башкарылачак.

«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны ремонтлау эшләре Татарстанның 515 ишегалдында бара. ТРның тагын 213 ишегалдында асфальт җәю һәм бордюрлар кую тәмамланган, төзүчеләр яктырту баганаларын монтажлау белән шөгыльләнәләр һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар. 
Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында эшләрнең 50 проценттан артыгы башкарылган. Казанда бу процент тагын да югарырак. 
Алабугада шулай ук әлеге программа буенча ишегалларын төзекләндерү дәвам итә. 13 ишегалдында — асфальтлау, биш ишегалдында — урам утларын, бер ишегалдында кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара. Алабуга муниципаль районы буенча барлыгы 247 ишегалды билгеләнгән. Быел төзелеш-монтаж эшләре 34 ишегалдында башкарылачак. Эшләрне 30 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев