Алабугада бүген кайнар су бирергә вәгъдә итәләр
Шәһәр халкы кайнар су булмаудан зарлана. Алабугада аны кичә сүндергәннәр иде.
Алабуганың кайбер социаль челтәрләрендә кайнар суны торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычлар аркасында сүндерделәр дигән имеш-мимеш таралды. Кайнар суның югалу сәбәпләрен безнең хәбәрчебез белеште. Чынлыкта исә, ПТС задвижкаларны алыштыру сәбәпле үзәк казан эшен туктаткан. Бүген кичкә кайнар суны бирергә вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев