Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бәрәңге эшкәртү заводы ачылачак

Яңа предприятиене чимал белән кече хуҗалыклар тәэмин итәчәк.

2016 елда Татарстанда бәрәңгене тирәнтен эшкәртү заводы ачарга планлаштыралар. Яңа предприятиене чимал белән кече хуҗалыклар тәэмин итәчәк.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР ның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов, уңай һава шартлары кырларда авыл хуҗалыгы эшләрен башкару мөмкинлеге бирә, аерым алганда, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыеп алу турында сүз бара, дип билгеләп үтте.

Бүгенгә 26,5 мең га мәйданнан шикәр чөгендере алынган, бу барлык уңышның 45 процентын тәшкил итә, дип белдерде министр. ТР буенча гектарыннан 343 центнер уңыш чыкканда, миллион тонна чамасы продукция алынган.

Быел Татарстан заводлары тәүлегенә 15 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен эшкәрткән, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. "370 мең тонна чимал эшкәртелгән, 50 мең тонна шикәр җитештерелгән, бу, узган елга караганда, 2 тапкырга күбрәк", - дип билгеләп үтте ул.

Нурлат шикәр заводы яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бүген предприятие тәүлегенә 2,5 мең тоннадан артык продукция җитештерә.

Марат Әхмәтов бәрәңге уңышын җыю темплары турында сөйләде. Быел бәрәңге утыртылган мәйдан 30 процентка күбрәк. Бүгенгә 7,9 мең га мәйданнан "икенче икмәк" алынган, бу - 84 процент.

"Республика тарихында беренче тапкыр гектарыннан уртача уңыш 200 центнердан артып китте, ягъни 235 центнер тәшкил итте. Авыл товар җитештерүчеләренә ярдәм итүдә сугару системалары һәм техника белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар зур роль уйнады", - дип ассызыклады министр.

Соңгы 2 елда республикада бәрәңге һәм яшелчәләрне юу, капларга тутыру буенча заманча комплекслар эшли. Бу ТР сәүдә челтәрләрен сыйфатлы республика продукциясе белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирә, диде Марат Әхмәтов.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев