Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бу елда йөзенче булып туган сабыйны бала тудыру йортыннан чыгардылар

16 мартта ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елда Алабуга бала тудыру йортында йөзенче бала булып туган Рената исемле кызны тантаналы рәвештә чыгару булды. Рената – Лилия һәм Артур Мельниковлар гаиләсендә беренче бала.

12 мартта 2 сәгать 46 минутта Алабуга бала тудыру йортында йөзенче нарасый җиһанга аваз салган.

Әбиләренең сүзләренә караганда, кызны алар март башында ук көткәннәр. Тик ул, күрәсең, йөзенче бала булырга теләгән, дип шаярта алар.

Гаиләнең шатлыклы вакыйгасын уртаклашырга туганнары гына түгел, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Михайлова да килгән иде.

– Беренче бала – сезнең тормышыгызда иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Беренче имезлек, биләүләр, тешләр, беренче сыйныф – боларның барысы да гомер буена хәтерегездә калачак. Мин кызыгызга беренче чиратта сәламәтлек һәм бу медаль аның өчен соңгысы булмавын телим. Бу Рената өчен кечкенә генә җиңү, беренче йолдызлы сәгать, һәм мондый йолдызлы минутлар, сәгатьләр аз булмас дип ышанасы һәм телисе кала, – диде Ольга Михайлова һәм гаиләгә “ТАССРның 100 еллыгы” билгесен һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Котлау сүзләре белән шулай ук Алабуга гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм Үзәк район хастаханәсе вәкилләре дә мөрәҗәгать итте. Бәхетле әти-әнигә сабыйның беренче документы – туу турында таныклык тапшырылды. Белгечләр сүзләренә караганда, бүген һәр бала алтын бәясенә тиң, шуңа күрә алар Мельниковлар өчен бу бала соңгысы булмас дип өметләнә.

Лилия һәм Артур Мельниковлар барлык медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерде. Кечкенә сабыен кулына алган әти-әнинең бәхетләре тулып ашкан, аларның йөзендә шатлык балкый иде.

– Хәзер хис-кичерешләремне сүз белән генә әйтеп бетерерлек тә түгел, өйдә инде ирем белән без әти-әни дигән яңа рольгә ияләшәчәкбез. Бала тудыру йорты персоналы ярдәме белән минем дә хәлем әйбәт, кызыбыз да үзен яхшы хис итә. Сабыем 12 мартта 2 сәгать 46 минутта туды, буе – 54 сантиметр, авырлыгы – 3 килограмм 440 грамм иде, – диде яшь әни.

– Кызыбыз йөзенче бала булыр дип көтмәгән идек. Без бик бәхетле. Һәм шулай зурлап каршы алу икеләтә шатлык. Исемен икәү бергә сайладык, – дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев