Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада буран чыгуы ихтимал

Республика буенча көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар явачак, урыны белән буран чыгу ихтималы бар.

Төнлә Татарстанда һава температурасы - 7дән 12, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 5-12 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатышында иң салкын һава торышы фаразлана. Казанда һава температурасы төнлә - 9-11, аязган вакытта 12-14 градус салкын булачак. Синоптиклар көндез 6-8 градус салкын булыр дип хәбәр итә.

24 октябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава булачак, күпчелек районнарда кар яву ихтималы бар. Термометр баганалары - 11, аязган вакытта 14 градус салкынны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев