Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел ике балалар бакчасы ачылачак

Беренче сентябрьдән шәһәрдә балалар бакчаларына чират якынча 500 урынга кимер, дип көтелә.

1 июньгә 890 балага юллама тапшырылды. Сентябрьдән Алабуга районында балалар бакчалары саны 42 булачак. Җирле үзидарә сайтында хәбәр ителгәнчә, быел 6-7 яшьлек 822 мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакча белән хушлашкан. Быелдан Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкә әзерлекнең бердәм мониторингы үткәрелә башлады. Аның нәтиҗәләре буенча районда бакчалардан чыккан балаларның 56,5 проценты (472 кеше) мәктәпкә югары әзерлекле, 45% баланың (326) әзерлек дәрәҗәсе уртача. Булачак укучыларның 7,5 процентына (24кеше) укытучыларның нык игътибары кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев