Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өч дежур балалар бакчасы эшли

Бүгенге көндә төрле яшьтәге балаларны берләштергән дежур төркемнәр Алабуганың өч балалар бакчасында − 17, 32 һәм 13нче санлыларында эшли. Моннан тыш, район бакчаларында берничә дежур төркем эшләвен дәвам итә.

Моңа кадәр балалар бакчаларында көндәлек иртәнге фильтрның шулкадәр җентекле булганы юк иде әле – һәр бала медицина хезмәткәре тарафыннан аеруча игътибар белән карала һәм шуннан соң гына дежур төркемгә керә.

Башта бары тик 13нче һәм 17нче балалар бакчалары гына эшләячәк дип планлаштырылган. Әмма, гаризалар саныннан чыгып, мәгариф идарәсе җитәкчелеге 17нче санлы балалар бакчасы (аның проект егәрлеге, иң күп дигәндә, 110 балага исәпләнгән) шәһәрнең ихтыяҗын каплый алмый, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә бу максатлар өчен тагын бер балалар бакчасы ачу турында карар кабул ителде, дип сөйләде АМР Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов.

Балалар бакчаларына йөрүче балаларның әти-әниләре гомуми изоляция көннәрендә эшләүләрен дәвам итүләре турында белешмә тапшырырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә керү исә алар өчен гомумән тыелган. Балаларны бакчага керү юлында учреждение хезмәткәре каршы ала, тәрбиячеләр һәм кече тәрбиячеләр чишендерә.

Мондый катгый чаралар илдә эпидемиологик хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр белән аңлатыла. Бүгенге көндә барлык шәһәрләрдә дә диярлек кизү торучы төркемнәр эшли, анда эшләүләрен дәвам итүче әти-әниләрнең (полиция, медицина, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ТКХ хезмәтләре өлкәсендә, сәнәгать производствосында эшләүчеләр) балаларын кабул итәләр.

17нче санлы “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Әлфия Сафиуллина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта аларның бакчаларына Алабуганың төрле почмакларыннан 50гә якын бала йөри.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, якын арада дежур төркемнәр саны артыр дип көтелә. Бу очракта 4нче микрорайонда яшәүчеләр өчен 35нче санлы балалар бакчасы ачылырга мөмкин. Баланы шундый төркемнәрнең берсенә урнаштыру өчен, бала йөри торган мәктәпкәчә учреждение мөдиренә вакытлыча башка бакчага күчерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югарыда әйтелгәнчә, әлеге гаризага әти-әниләрнең Президентның эшләми торган көннәр турында Указында күрсәтелгән категорияләргә кермәвен раслаучы белешмәләрне дә беркетергә кирәк.

Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә балалар бакчаларына йөрми торган балаларның ата-аналарын апрель ае өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында хәбәре белән сөендерде. Килеп туган вәзгыятьтә дә балаларын мәктәпкәчә учреждениегә йөртергә мәҗбүр булучыларга исә балалар бакчасы өчен түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев