Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өч кеше грипп белән авырый

Эпидемия бусагасы 7, 5 процентка арткан һәм хәзер 45,8 процент тәшкил итә (эпидбусага нормасы 42,6 процент).

21 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында вируслы инфекция һәм грипп белән авыруның 374 очрагы теркәлде. Авыручыларның 225е - 14 яшькә кадәр балалар (60,2 процент). Бүгенге көндә грипп белән 3 кеше авырый (2се балалар). Алар барысы да госпитализацияләнде. Ачыкланганча, аларның берсе дә прививка ясатмаган булган.

Әлегә карантин Алабуга үзәк район хастаханәсендә генә кертелгән. Биредә маскалар кию мәҗбүри. Хастаханәгә җитди авырып ятучылар янына гына кертәләр, ә башка авыруларга бары тик кирәк-яракларны гына тапшырырга мөмкин.

Шәһәрдә бер мәктәп тә карантинга ябылмаган. Хәер, дәрескә укучыларның 20 проценттан артыгы килмәгән очракта чикләү чараларын хәтта мәктәп директорлары үзләре дә кертә ала.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев