Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чүп заводы булырмы?

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә "Алабугалыларның мэрга Яңа ел мөрәҗәгате" дигән видеоролик пәйда булды.

Анда шәһәрдә билгеле булган кешеләр (хәзер инде пенсионерлар) чүп эшкәртү буенча завод төзелеше мәсьәләсен күтәргән.

Бу уңайдан район башлыгы Геннадий Емельянов җавабы быел соңгы киңәшмәдә яңгырады. Аннан алдагы көндә ул видеомөрәҗәгатьтә катнашучылар − "Россия пенсионерлары партиясе хаклык өчен" партиясенең төбәк бүлеге рәисе Нина Овсянникова, "АлАЗ" ветераннар советы рәисе Надежда Разина, Алабуга райбашкарма комитетының элекке җитәкчесе Евгений Привалов, район авыл хуҗалыгы техникасы идарәсенең элекке директоры Дмитрий Власов, алабугалы Вячеслав Агишин, тегү фабрикасының элекке директоры Рида Привалова, элек райбашкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Илдус Низамов белән очрашты.

− Мөрәҗәгать миңа аталган, шуңа күрә мин бу хәлне аңлатмый калдыра алмыйм. Бүген шуны хәбәр итәргә телим, сөйләшерлек нәрсә юк - төзелеш буенча әлегә бернинди дә карар кабул ителмәгән. Муниципальара полигон булган очракта да, бу турыда мәгълүмат халыкка җиткереләчәк, шәһәрдә һәм районда халык тыңлаулары булачак. Бу исә 20-30 кеше җыела да, шуның белән бары да бетә, дигән сүз түгел. Юк, бу бер дә гади мәсьәлә түгел. Әгәр Менделеевск безнең районнан чүпне алмый башласа, ни булыр? Әлегә без чүпне шунда җибәрәбез, чөнки үз полигоныбыз юк. Моннан тыш, моны мин генә уйлап тапкан, дип әйтү дөрес түгел - бу бөтен Россияне борчый. Мәсәлән, хәзер без янмый да, черми дә торган пэт-шешәләрдән файдаланабыз. Бездә чокырлар җитәрлек, без анда чүпне күмә алабыз, әмма яңгырлар һәм ташулар вакытында шул ук шешәләр безнең йорт ишегалларында яисә Камада булачак. Ә бүген күп кенә җитештерүчеләр пыяла таралардан баш тартты, я целлофан, я полиэтилен куллана.

Завод төзү мәсьләсенең вакыты җитмәгән әле.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев