Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада COVID-19 инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 мең 132 очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр 9 очрак ачыкланган.
Казанда — 43, Чаллыда — 8, Актанышта — 6, Нурлатта — 4, Баулы һәм Лаешта — 3шәр, Алабуга, Мамадыш һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Чистай районнарында 1шәр кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
1 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 мең 132 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 мең 623 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.
Спутник-V вакцинасы 12 мең 937 кешегә ясалган. Шулардан 2 мең 599 кеше икенче дозаны алган. 
Вакцинацияләүгә язылу өчен бердәм номер — 122.
фото: pixabay. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев