Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада декрет ялында утыручы әниләр яңа һөнәр өйрәнә

Бушлай үткәрелә торган курсларга 60 хатын-кыз язылган.

Мәсәлән, 45 яшь әни чәчтараш һәм маникюр остасы булырга укый, тагын 15 әни хисапчы һөнәрен үзләштерүгә кереште. Курслар тәмамлаганнан соң, алар барысы да таныклык алачак.
«Бездә укыту-өйрәтү хезмәт базарында сорау зур булган һөнәрләр буенча алып барыла. Мисалга, 2012 елдан 2014 елга кадәр бәләкәчләренә өч яшь тулганчы аларны карау буенча ялда утыручы 243 хатын-кыз яңа һөнәр өйрәнүгә җибәрелгән иде. Ул чакта яшь әниләр хисапчы, менеджер, тегүче һөнәрләре үзләштерде, "батик", "смета эше" курслары узды һәм башка һөнәрләр дә сайлый алды",- дип сөйләде халыкны мәшгульле итү үзәге директоры Юлия Демина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев