Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада депутатлар палаталарның һәм башкарма комитетларның кушылуы турында фикер алышты

Мондый карар бюджет акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта 34 миллион сум акчаны янга калдыра алганнар.
«Әйе, без плюс белән чыктык, әмма, кызганыч, социаль объектларны ябарга туры килде. Бу моментларны исәпкә алдык, һәм без нәтиҗәле эшләдек дип саныйм», − диде Рөстәм Нуриев.
Әлеге искәрмәләр сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында кертелде. Ул, гадәттәгечә, финансларга, аерым алганда, 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына Алабуга шәһәре бюджетына кертелә торган үзгәрешләргә багышланган иде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыкова хәбәр иткәнчә, шәһәр бюджетының керем өлеше республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган акчалар хисабына артачак һәм 346 миллион 867 мең сум тәшкил итәчәк. Шәһәр бюджетының чыгым өлешенә дә үзгәрешләр кертелә. Гомумдәүләт мәсьәләләре һәм Торак-коммуналь хуҗалык бүлекләре буенча шәһәрнең чыгымнары артачак.
Халык сайлаучылары шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында да фикер алышты. Әлеге үзгәрешләр шәһәр һәм район башкарма комитетлары һәм ике палатаның − Перспективалы һәм Хокукый социаль-икътисади үсеш палатасының кушылуына бәйле. Мондый карар шулай ук бюджет акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк.
«Без берничә тапкыр очраштык, зур эш башкардык, моның өчен депутатлар төркеменә рәхмәт. Бу үзгәрешләр чыгымнарны киметү өчен кирәк, бездә хезмәткә түләү фонды бик зур, вәзгыять үзгәрә — республикада финанс һәм идарә итү моментлары тәртипкә салынган. Шуңа күрә 8 хезмәткәр булган Хокукый палатаны, Перспективалы үсеш палатасын һәм район Советы структурасында икътисад буенча урынбасарны тоту зарурлыгы юк. Шуңа күрә дә унификация булды. Барысы да безнең кулларда, әгәр ихтыяҗ килеп туса, тагын бер кат җыелачакбыз», − дип билгеләп үтте район җитәкчесе.
Депутатлар бу мәсьәләне бертавыштан хуплады — әлегә беренче укылышта, аннары ачык тыңлаулар булачак һәм шуннан соң − проектны икенче укылышта кабул итү.
Депутатлар шулай ук Алабуга муниципаль районы җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, "Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын сатуны килештерү турында"гы проект, Алабуга муниципаль районы Алабуга шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлауны билгеләү турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев