Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада дәүләт автоинспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март белән котлады

Акция инде күп еллар уза һәм матур традициягә әверелде.

Бүген ДПС инспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, аларга чәчәкләр тапшыру өчен туктаттылар.

Хатын-кызларга шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерүче буклетлар тапшырылды. Быел акциягә 38нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кушылды — алар алабугалыларга кәгазьдән үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.

Гүзәл ханымнар сүзләренчә, алар башта аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен яки документларны тикшерү өчен туктаталар, дип уйлаганнар. Котлау һәм чәчәкләр алар өчен күңелле сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев