Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада дуңгыз гриппы юк

Шәһәр һәм районда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта.

Узган атнада шәһәрдә 288 шундый очрак теркәлгән, аларның 7се - грипп белән авыручылар. Грипп йоктыручыларның җидесе дә вакытында прививка ясатмаган, диләр табиблар. Бәхеткә, үткәрелгән анализлар буенча моның сезонлы грипп булуы ачыкланган.

Алабугалылар арасында дуңгыз гриппы белән авыру очраклары турындагы имеш-мимешне табиблар кире кага. "Пандемик грипп (халыкта аны "дуңгыз гриппы" дип тә атыйлар) бездә юк. Бүгенге көндә 1 нче мәктәпнең ике сыйныфы карантинга ябылды", - ди үзәк район хастаханәсенең врач-эпидемиологы Наталья Ларина.

Вәзгыять әлегә тотрыклы сакланса да, авыручылар саны кимүгә таба бара дип әйтергә дә әле иртәрәк. Хәер, ике атна элек эпидбусага 10 процентка артып киткән булса, узган атнада бу сан 3,4 процентка кимегән.

Ел башыннан кискен респиратор вируслы инфекция белән мең ярым алабугалы авырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев