Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада эшсезләр санының кимүе күзәтелә

10 мартка Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә теркәлгән 643 эшсез исәпләнә.

ТР Хезмәт министрлыгы билгеләп үткәнчә, бу атнада республиканың күп кенә моношәһәрләрендә эшсезләр санының кимүе күзәтелә. Яр Чаллыда хезмәт биржасында — 2 мең 916 кеше, Түбән Камада — 1 мең 568, Яшел Үзәндә — 674, ә Чистайда 282 кеше исәптә тора. Алабугада эш табарга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булачак. Ул 15 мартта сәгать 9.00дән 11.00гә кадәр Спас урамы, 5 адресы буенча узачак. Ярминкәдә «Ферейд» ҖЧҖ, «ИЛИТ» ҖЧҖ һәм «СТ Алабуга» ҖЧҖ катнашачак. Оператор, кондитер, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон — 7-58-58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев