Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фитнес-марафон-2016 үтте

Җиңел атлетика манежында фитнес-марафон-2016 үтте. Ул 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына туры китереп уздырылды.

Монда 1, 2, 4, 5, 8, 9, 10нчы санлы урта мәктәп укучылары, хәрби Суворов училищесы курсантлары, КФУның Алабуга институты, политехника көллияте студентлары, салым инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук "Кабызу системасы" (КФУ АИ) шаяннар-тапкырлар клубы командасы катнашты. Алабуга һәм Казан калаларының фитнес клублары тренерлары үзләренең үрнәк чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Чараның максаты - яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, команда рухын күтәрү, физик культурага мәхәббәт тәрбияләү.

Марафон тәмамлануга, монда чыгыш ясаучыларга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды: мәсәлән, дипломнар арасында "Иң спорт яратучы команда", "Иң үрнәк команда", "Иң дус команда", "Иң тиз хәрәкәт итүче һәм кабынып китүче команда" дигән исемдәгеләре бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев