Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фонтаннарның эшләмәү сәбәбе билгеле булды

Бүгенге көндә Алабугада бер генә фонтан да эшләми. Алабугалылар аларның кайчан эшли башлавы белән кызыксына. 

Шәһәр Мәдәният сарае янындагы фонтанның эшләмәү сәбәбе билгеле булды. Белгечләр әйтүенчә, фонтанны эшләтүче җайланмада кимчелекләр булуы ачыкланган. Алар аркасында су аша электр тогы белән зарарлану ихтималы бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов хәбәр иткәнчә, фонтан гарантиядә. 16 июньдә Мәскәүдән җиһазлар белән тәэмин итүченең килүе көтелә. Гарантия йөкләмәсе буенча ул фонтанны караячак. Шуннан соң алга таба ни эшләргә кирәклеге билгеле булачак. 

Гуляй паркындагы фонтан бер көн эшләгәннән соң аның бер җиһазы янып чыга. Тикшерүдән соң, шундый ике прибор кирәк булуы ачыкланган. Искеләренә ремонт ясарлык түгел. Бер җиһазның якынча бәясе 70 мең сумга якын. 

«Хәзер без аларны сатып алу өчен акча эзлибез. Торглар үткәрәчәкбез. Июнь уртасына һәм ахырына фонтанны эшләтеп җибәрербез дип өметләнәбез», — дип хәбәр итте Ленар Нургаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев