Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Георгий паркы ачылды

Алабугада төзекләндерүдән соң яңартылган Георгий паркы ачылды.

Аның мәйданы 11 гектардан артык. Анда яңа яктырткычлар, эскәмияләр, кече архитектура формалары урнаштырылган, юллар салынган.

Яңа иҗтимагый киңлекне ачуда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарган эшне һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең безнең төбәкнең чәчәк атуы өчен башкарган хезмәтләрен билгеләп үтте.
Аның әйтүенчә, Георгий паркы күптән төзекләндерү таләп иткән. Хәзер алабугалылар өчен иң төп бурыч — алар өчен эшләнгәннең барысын да саклап калу.

Җирле халык исә яңа паркны тиешенчә бәяләргә өлгерде инде. Балалар туп уйный, самокатларда йөри, гамакларда бик теләп ял итә. Балалар сүзләренчә, бу парк аларның йөрү һәм уеннар өчен яраткан урынына әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев